Үзем турында
Мин, Якупова Йолдыз Гамир кызы, 1975 елның 17 ноябрендә Татарстан Республикасы Баулы районы Яңа Чүте авылында туганмын. 1992 елда шушы авыл мәктәбен тәмамлап, Бөгелмә педагогия училищесына укырга кердем. 1994 елда Лениногорск шәһәренең 11 нче гимназиясендә педагогик эшчәнлегемне башлап җибәрдем. 1995-1999 нчы елларда Баулы шәһәренең 1 нче урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләдем. 2000 нче елдан алып бүгенге көнгә кадәр Лениногорск шәһәренең 6 нчы урта мәктәбендә эшлим. 2006 нчы елда Алабуга дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамладым. Педагогик стажым - 23 ел.