Главная » Файлы » Минем файллар [ Добавить материал ]

Җәмит Рәхимов иҗатында туган як мотивы
[ Скачать с сервера (144.5 Kb) ] 10.05.2010, 23:43

Җәмит Рәхимов - Кама аръягы төбәгенең иң зур һәм чын язучысы. Милләтпәрвәр әдипләребезнең иң күренеклеләреннән берсе. Ул халыкны яратып, аңа ихтирамын белдереп яшәгән язучылардан аермалы, аның тарихына, аның үткән бөеклегенә инанган зат.

     Аның әдәби әсәрләрендә дә язучы фантазиясе түгел, тарихи дөреслек ята. Чөнки Җәмит Рәхимов тарихи документларга таянып эш иткән кеше. "Горур, биек таулары, саф чишмәләре, кара алтын диңгезе белән дан-шөһрәт казанган төбәкнең үз җырчысы да тууының очраклы хәл булмавын кем генә инкарь итә алыр икән. Күңеле белән тиңе булмаган әдип, рухы белән чын көрәшче Җәмит ага Рәхимов тормышының һәр мизгелен иҗатка багышлады,” – дип яза аның турында Р.Фәттахова.

    Шамил Бикчурин исемендәге "Чишмә” иҗат берләшмәсе җитәкчесе, шагыйрә һәм прозаик Р.Габделхакова да язучының иҗат эшчәнлеген югары бәяләп, болай ди: "Баһадир гәүдәле, олы йөрәкле, киң күңелле горур кеше иде Җәмит ага. Үз җирендә солтан була алган зат. Газиз халкы өчен җанын фида кылырга әзер булган милләтпәрвәр. Тормышны үз төсендә күрсәтеп, бары чынбарлыкны язган реалист язучы, талантлы әдип. Заман сулышын тоеп яшәгән, һәрнәрсәдә, һәр вакыйгада эше булган үткен каләмле, көчле публисист. Вакыты, исәнлеге, матди хәле белән исәпләшмичә, Уфа, Мәскәү, Казан, Петербург архивларында казына-казына үз төбәгенең, үз халкының үткәнен эзләп тапкан тарихчы. Гаделлек, хакыйкать өчен Сәет батырлар, Батыршалар сафына баскан көрәшче”.

Категория: Минем файллар | Добавил: Йолдыз
Просмотров: 2002 | Загрузок: 959 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]