Главная » 2016 » Сентябрь » 16 » Бүген - гаризалар тапшыруның соңгы көне!!!
09:36
Бүген - гаризалар тапшыруның соңгы көне!!!

"Белем җәүһәрләре" дип исемләнгән файдалы татар сайтлары арасында үткәрелә торган дөньякүләм бәйге быел җиденче мәртәбә үткәрелә. Әлеге мәртәбәле бәйгедә һәркем  - балалар да, өлкәннәр дә катнаша ала. Моның өчен нибары татар телле (яисә татар версиясе булган) файдалы сайт авторы булырга гына кирәк. 

Бәйге Татнетны үстерү фонды, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан һәм күп санлы иганәчеләр ярдәме белән түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

  1. "Укытучы - җәүһәр" номинациясе. Әлеге номинациядә укытучы шәхесенә һәм аның эшчәнлегенә багышланган, интернет-проектны ясауда укытучы(лар) үз(ләр)е төп өлеш керткән интернет-ресурслар катнаша ала.
  2. "Укучы - җәүһәр" номинациясе. Әлеге номинациядә укучы(лар) ясаган һәм үзләренең белем алу белән бәйле эшчәнлекләрен чагылдырган интернет-ресурслар катнаша ала.
  3. "Гаилә һәм башлангыч белем җәүһәрләре" номинациясе. Әлеге номинациядә балалар бакчасы/башлангыч мәктәп тормышын чагылдырган, башлангыч белем бирүгә багышланган яисә интернет-проектны ясауда шул яшьтәге баланың зур өлеше кергән, гаиләләр ясаган, гаиләләр өчен ясалган, иман һәм тәрбия өлкәсендә файдалы мәгълүмат чыганагы булган интернет-ресурслар катнаша ала.
  4. "Урта белем - яшь җәүһәрләр" номинациясе. Әлеге номинациядә урта гомуми белем мәктәбе тормышын яисә урта белем бирү мәктәпләре каршында эшләп килүче түгәрәкләр эшен чагылдырган интернет-ресурслар катнаша ала.
  5. "Югары белем – фән җәүһәрләре" номинациясе. Әлеге номинациядә махсус урта һәм югары уку йортлары тормышын чагылдырган интернет-ресурслар, студентларның һәм фән хезмәткәрләренең фәнни темага багышланган интернет-проектлары, фән үзәкләре һәм китапханәләрнең сайтлары катнаша ала.
  6. "Тематик ресурс - иҗади җәүһәр" номинациясе. Әлеге номинациядә татар мәдәниятенә, аның тарихына, шулай ук белем һәм тәрбия бирү өчен зур әһәмияткә ия булган, төрле файдалы темаларга багышланган интернет-ресурслар катнаша ала.
  7. ".tatar домены - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе. Әлеге номинациядә .tatar доменында урнашкан, татар телендә киң катлау укучылар өчен файдалы мәгълүмат чыганагы булган интернет-ресурслар катнаша ала.
  8. Күренекле татар җәүһәрләре” номинациясе. Әлеге номинациядә күренекле татар шәхесләренә (галимнәр, язучылар, шагыйрьләр, драматурглар, артистлар, рәссамнар, дәүләт эшлеклеләре, спорт осталары, табиблар һ.б.) багышлап ясалган бай мәгълүматлы интернет-проектлар катнаша ала.

Гаризалар 15 сентябрьгә кадәр (!) кабул ителә. 

Әгәр сайтыгызны танытасыгыз, кулланучылар санын арттырасыгыз һәм яхшы эшләнгән эшегез өчен өстәп бүләкләр дә аласыгыз килсә, сезне икеләнеп тормыйча сайтта теркәлеп гариза тапшырыргачакырабыз.

Инде шактый сайтлар әлеге дөньякүләм бәйгедә җиңеп "Белем җәүһәре" исеменә лаек булдылар. Төрле елларда бәйгедә АКШ һәм Франция татарлары да катнашты. Әлеге җәүһәрләр арасында быел сезнең сайт та булуы ихтимал!

Бәйгенең рәсми сайтыhttp://konkurs.belem.ru 

Бәйге нигезләмәсеhttp://konkurs.belem.ru/nigezlama

PS. Быел бәйгедә җиңүчеләрнең (гран-при һәм I, II, III урыннар) һәммәсенең дә, кыйммәтле бүләкләр тапшырылу сәбәпле, тантанага паспорт, ИНН, иминият таныклыгы (стр. св-во) копияләрен алып килүләрен алдан ук сорап куябыз.

Чыганак: 
Просмотров: 528 | Добавил: Йолдыз | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]