Главная » Файлы » Минем файллар [ Добавить материал ]

9 нчы сыйныфның рус төркеме өчен кереш контроль эш
[ Скачать с сервера (20.1 Kb) ] 19.09.2016, 19:45
Рус төркеме 1 вариант

1.Прочитайте текст. Определите, какие из приведенных утверждений А 7 – А17 соответствуют содержанию текста (1-туры килә), какие не соответствуют (2 - туры килми). (9 балл)
Без Татарстан Республикасында яшибез. Республикабыз калын урманнарга, мул сулы елгаларга, биек тауларга бай. Габдулла Туакй аның табигате турында болай язган:
Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава,
Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява.
Урманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк,
Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк...
Татарстан Республикасының мәйданы – 68 мең квадрат километр. Ул Бельгия, Швейцария, Шри-Ланка кебек илләрнең мәйданыннан зуррак.
Татарстан – күпмилләтле республика. Республикада 108 милләт вәкиле яши.
1992 нче елның 8 нче июлендә кабул ителгән “ Татарстан Республикасы халыклары телләре” турындагы Закон нигезендә Татарстан Республикасында татар һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булып расланды...
Республикабызның үз дәүләт символлары бар: Дәүләт флагы, Дәүләт гербы, Дәүләт гимны.
Флагның авторы – Тавил Хаҗиәхмәтов. Гимнның авторы – Рөстәм Яхин.Гербның авторы – Риф Фәхретдинов.
Татарстан икътисади яктан көчле илләрдән санала. Ул чит илләргә йөк автомобильләре, сәгатьләр, суыткычлар, медицина җебе (кетгут), мех әйберләре, дарулар, җылылык үлчәү приборлары чыгара.
А1. Республикабыз калын урманнарга бай.
1) текстка туры килә 2) текстка туры килми
А2. Республикабызда салкын һава.
1) текстка туры килә 2) текстка туры килми
А3. Татарстан Республикасында татар, рус һәм инглиз телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булып расланды.
1) текстка туры килә 2) текстка туры килми
А4. Татарстанның мәйданы Бельгия мәйданыннан зуррак.
1) текстка туры килә 2) текстка туры килми
А5. Татарстан – күп милләтле республика.
1) текстка туры килә 2) текстка туры килми
А6. Республикада 98 милләт вәкиле яши.
1) текстка туры килә 2) текстка туры килми
А7. Татарстанның флагы өч төстә: яшел, кызыл, ак.
1) текстка туры килә 2) текстка туры килми
А8. Татарстан чит илләрдән төрле товарлар ала.
1) текстка туры килә 2) текстка туры килми
А9. Татарстан гимнының авторы – Рөстәм Яхин.
2. Кушымчаларны өстәгез( добавьте окончания): (5балл)
- Каникул... сез кайда экскурсия... булдыгыз?
- Татарстан... Милли музее... .
- Анда нәрсәләр күрдегез?
- Күргәзмә... белән таныштык.
3.Сораулар куеп языгыз: (9балл)
...? Тырыш. ...? Аңларга. ...? Акыллы. ...? Икәү. ...? Казахстаннан. ...? Өлкән. ...? Утыз беренче. ...?Аюлар. ...? Дөнья.
4. Сөйләм ситуациясенә туры килгән репликаларны языгыз. (10балл)
Сообщите другу о том, что вы сегодня идёте в библиотеку.
Спросите у друга, будет ли у вас сегодня урок литературы.
Как скажете маме о том, что Фарит Яруллин- автор балета.
Допустим, вы звоните в справочное бюро театра. Как спросите, во сколько начинается спектакль.
Предложите другу (подруге) встретиться возле школы.
7.”Дустым” темасына хикәя төзергә. 6 балл
Категория: Минем файллар
Просмотров: 2661 | Загрузок: 77 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]